news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб йокының сыйфатын ничек яхшыртырга мөмкин икәнлеге хакында сөйләде

Йокының сыйфаты организмның ни дәрәҗәдә яхшы ял итү һәм көч туплавына турыдан-туры йогынты ясый.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ). Йокының сыйфатын яхшырту өчен, йоклый торган урынның дөрес итеп оештырылуы кирәк. Бу хакта Sputnik радиосына табиб травматолог-ортопед Константин Терновой хәбәр итте.

Йокының сыйфаты организмның ни дәрәҗәдә яхшы ял итү һәм көч туплавына турыдан-туры йогынты ясый.

Терновой фикеренчә, сәламәт йокының нигезе – йоклый торган урынның дөрес итеп оештырылуы. Әйтик, дөрес сайланмаган яки сыйфаты начар булган матрас арка белән бәйле проблемалар башлануына, йокының бозылуына һәм шуның нәтиҗәсе буларак хроник арыганлыкка һәм депрессияләргә китерәчәк.

Моны булдырмас өчен, иң каты һәм сыйфатлы матраслар сайлагыз. Файдалану процессында матрасны әледән-әле әйләндерергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100