news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның баш акушер-гинекологы: Вакцинация бала таба алмауга китерә алмый

«Бу прививкага каршы торырга теләгән кешеләрнең ниндидер уйдырмалары», — ди табиб.

Татарстанның баш акушер-гинекологы: Вакцинация бала таба алмауга китерә алмый

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Эвилена Киселева). Яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинация хатын-кызларның бала таба алмавына китерә алмый. Бу хакта Татарстанда оештырылган махсус туры эфирда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы Татьяна Шиһабетдинова сөйләде.

«Бу сорау тикшерелә, аны миңа шәхсән язып җибәрәләр. Мин бу мифны юкка чыгарырга телим — вакцина үзе хатын-кызларның репродуктив функцияләренә тәэсир итми. Бу прививкага каршы торырга теләгән кешеләрнең ниндидер уйдырмалары», — диде табиб.

Татьяна Шиһабетдинова сүзләренчә, моңа фәнни раслаулар юк, моннан тыш, республика белгечләре мондый закончалыкны күрми.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100