news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә ковид инфекциясе йоктыруның 30 очрагы ачыкланган

30 очракның 16сы Казанда, алтысы Чаллы шәһәрендә теркәлгән.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Узган тәүлек эчендә Татарстанның 30 кешесе коронавирус йоктырган. Аларның өчесе вирусны республикадан читтә, 27се аралашу юлы белән эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«11 кеше хастаханәгә салынды, 19ы өйдә дәвалана», — дип сөйләделәр ведомствода.

Ачыкланган 30 очракның 16сы — Казанга, алтысы Чаллы шәһәренә туры килә. Биектау, Лаеш һәм Лениногорск районнарында зарарланган икешәр кеше теркәлгән. Алексеевск һәм Питрәч районнарында берәр авыру ачыкланган.

Covid-19 пандемиясе вакытында авыру 22 183 татарстанлыда ачыкланган,аларның 19 850се терелгән.

Вирустан 471 743 кеше вакцинация узган, 347 302 кешегә препаратның икенче компоненты прививкасы ясалган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100