Студентларга июль уртасына кадәр коронавирустан прививка ясатырга киңәш ителде

Уку елы башланыр алдыннан барлык студентларның да вакцинация узуы мөһим, диде Мурашко.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Студентларга җәй уртасына кадәр коронавирустан вакцинация узарга кирәк. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко әйтте.

«Уку елы башланыр алдыннан барлык студентларның да вакцинация узуы мөһим, — дип билгеләп үтте ведомство башлыгы. — Без барлык студентларга да моны июль уртасына кадәр эшләргә киңәш итәбез».