Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Самокат һәм велосипедтан егылып башлары җәрәхәтләнгән 20 баланы хастаханәгә салганнар
Май аеннан башлап шундый бәрелүләр белән хастаханәгә мөрәҗәгать иткән балалар саны ун тапкыр күбрәк.
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанның Балалар Республика клиник хастаханәсенә велосипедта һәм самокатта йөргәндә егылып баш һәм умыртка баганасы имгәнгән 20 баланы хастаханәгә салганнар, ә май аеннан башлап шундый бәрелүләр белән хастаханәгә ун тапкыр күбрәк бала мөрәҗәгать иткән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә табиб-нейрохирург, Балалар Республика клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлеге мөдире Владимир Иванов сөйләде.
«Әгәр без амбулатор мөрәҗәгатьләрне генә алабыз икән, алар 200дән артык иде. Самокатларда һәм велосипедта йөргәндә егылган 20 бала — авыр җәрәхәтләр алган балалар», — диде спикер.
Нейрохирургия бүлегенә, кагыйдә буларак, баш һәм умыртка баганасы авыр җәрәхәтләре алган балалар килә. Табиб хәзер бу бүлеккә, барыннан да элек, нәкъ менә велосипедларда һәм самокатларда йөргәндә саклану чараларын кулланмаган балалар эләгүен искәртте.
«Баш миенә зыян килгән, умыртка баганасы сынган балалар эләгә, ләкин, нигездә, бу баш мие селкенү, җәрәхәтләнү, сыну — дәвалана торган чирләр. Әмма аның авыр нәтиҗәләре булырга мөмкин», — диде Владимир Иванов.
Белгеч мондый имгәнүләрнең инвалидлыкка китерергә мөмкин булуын искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз