news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КФУ: Covid-19 антитәнчекләренә тест йөклелекне тикшерә торган тестка охшаш булачак

Яңа тест системалары сентябрь аеннан ирекле сатуга чыгарга тиеш.

КФУ: Covid-19 антитәнчекләренә тест йөклелекне тикшерә торган тестка охшаш булачак

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Бүген КФУ лабораториясендә Covid-19 вирусы антитәнчекләрен ачыклау өчен тестлар ничек эшләнәчәген күрсәттеләр. Галимнәр әйтүенчә, система йөклелекне ачыклый торган тестлар кебек була.

«Бу глюкометр һәм йөклелекне ачыклый торган тест катнашмасы. Кечкенә тишем ясала, кан тамчысы алына һәм тест тасмасына сөртелә. Әгәр бер сызык чыга икән, димәк кешедә антитәнчекләр юк, ә ике сызык чыкса алар бар дигән сүз», — дип сөйләде Прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге директоры Альберт Ризванов.

Экспресс-тестлар башлангыч (IgM) һәм соңгы (IgG) иммун җаваплары антитәнчекләрен берьюлы ачыклаячак.

Хәзерге вакытта тестның үзенчәлеген һәм сизгерлеген төгәл ачыклау өчен фәнни һәм клиник тикшеренүләр уздырыла. Экспресс тестлар сентябрь аеннан ирекле сатуга чыгарга тиеш. 

news_right_1
news_right_2
news_bot