Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Юрист 2021 елда кемнәрнең шифаханәдә бушлай ял итә алачагы хакында сөйләде
Медицина күрсәтмәләре булган очракта илебезнең һәр гражданины мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча шифаханәгә юллама алу хокукына ия.
(Казан, 23 май, «Татар-информ»). 2021 елда шифаханәдә ике юл белән бушлай дәваланып булачак. Аның беренчесе – әгәр кеше билгеле бер ташламалардан файдаланса, инвалид таныклыгы булса яки тиешле дәвалану һәм тернәкләндерү курсларын таләп иткән берәр авырудан интексә. Икенче юл – медицина күрсәтмәләре буенча.
Бу хакта «Российская газета» юридик фәннәр докторы, Россиянең атказанган юристы Иван Соловьевка сылтама белән хәбәр итә.
Ул билгеләп үткәнчә, медицина күрсәтмәләре булган очракта илебезнең һәр гражданины мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча шифаханәгә юллама алу хокукына ия. Моның өчен үзеңнең участок терапевтына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул медицина күрсәтмәләре булган һәм дәвалауның килешмәвен күрсәтә торган билге булмаса, табиблар комиссиясенә юллама бирә.
«Әйтергә кирәк, авырулар исемлеге шактый киң, хәтта баш авырткан һәм йокы бозылган очракта да шифаханәдә дәвалану кирәклеге турында сөйләргә мөмкин. Табиблар комиссиясе өчен күп кенә документлар җыярга һәм анализлар тапшырырга кирәк. Шуннан соң 20 көн эчендә комиссия юллама бирү-бирмәү турында карар кабул итәргә тиеш. Карар уңай булган очракта гражданинга юллама биреләчәк һәм ул шуның нигезендә мәҗбүри медицина иминияте полисы һәм чират буенча хезмәт күрсәтә торган шифаханәгә путевка алачак», - дип искәртте юрист.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз