news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика балалар клиник хастаханәсендә күзенә зыян килгән үсмергә операция ясадылар

Малайның күзе вертикаль буенча хәрәкәт итүдән туктаган, ул шуңа күрә барлык әйберләрне дә ике итеп күргән.

(Казан, 23 май, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстаның Республика балалар клиник хастаханәсендә офтальмологлар һәм теш казнасы-бит хирурглары баланың күзенә (аның малайлар белән сугышкан вакытта орбита стеналары сынган) операция ясады. Клиниканың матбугат хезмәте социаль челтәрләрдә шул хакта хәбәр итә.

«Үсмернең күзе малайлар белән тукмашкан вакытта җәрәхәтләнгән. Аның күзендә гематома барлыкка килгән, ул бераз шешкән, үсмер бер әйберне ике итеп күрүгә зарланган. Малайга хәрәкәт итүе, ориентлашуы кыен булган. Компьютер томографиясе нәтиҗәләре орбитаның аскы стенасы сынуын күрсәтте», - диде хастаханәнең офтальмология бүлеге мөдире Наилә Хәбибуллина.

Малайның күзе вертикаль буенча хәрәкәт итүдән туктаган, ул шуңа күрә барлык әйберләрне дә ике итеп күргән. Республика балалар клиник хастаханәсе офтальмологлары һәм теш казнасы-бит хирурглары, орбита стенасын ачып, анда сөяктәге кимчелекне бетерә торган махсус пластина куйган.

«Күз алмасының хәрәкәтчәнлеген тулысынча торгызу турындагы мәсьәлә әле ачык кала, җәрәхәт җиңелләрдән түгел, шулай да ул хәзер әйберләрне ике тапкыр күрүгә артык зарланмый. Хәзер без аны хастаханәдән чыгарырга җыенабыз», - диде доктор.

Өенә кайтканнан соң үсмер тернәкләндерү курслары узачак. Өч айдан соң табиблар малайны кабат консультациягә чакырачак: күзне хәрәкәткә китерә торган мускулларга тагын бер операция кирәк булуы ихтимал.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100