news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дмитрий Медведев мәҗбүри вакцинация турындагы сүзләренә аңлатма бирде

Россиядә коронавирус инфекциясеннән ирекле вакцинация барышында күмәк иммунитет барлыкка киләчәгенә өметләнергә була, дип искәртте РФ Иминлек советы рәисе урынбасары.

(Казан, 23 май, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирусына карата күмәк иммунитет ирекле вакцинация нәтиҗәсендә формалашачак, әмма әлегә ул шактый акрын бара. Шуңа бәйле рәвештә, РФ Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев Facebook социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә элегрәк телгә алган мәҗбүри вакцинация мәсьәләсенә аңлатма бирде.

«Нәрсәне яки кемнедер шәрехләгәндә игътибарлы булыгыз», - дип искәртте элеккеге Премьер. Һәм болай дип ачыклык кертте: «Мин түбәндәгеләрне әйткән идем: а) вакцинация безнең илдә ирекле рәвештә үткәрелә; б) кайбер очракларда эпидемия үсеше зур иҗтимагый куркыныч тудырганда дәүләтләр мәҗбүри вакцинация кертә; в) моның өчен Хөкүмәтнең аерым карары кирәк».

«Россиядә коронавирус инфекциясеннән ирекле вакцинация барышында күмәк иммунитет барлыкка киләчәгенә өметләнергә була. Ул әлегә әкрен бара һәм бу авыруның яңа дулкыннары башлануына сәбәпче булырга мөмкин», - диде Медведев.

Моннан тыш, РФ Иминлек советы рәисе урынбасары фаразлавынча, алга таба коронавируска каршы прививканың даими төс алуы да ихтимал. Моннан тыш, ул СССРдагы мәҗбүри вакцинация тәҗрибәсен дә искәртте.

Дмитрий Медведев элегрәк белдергәнчә, Россиядә әлегә прививка ирекле булса да, күпчелек халыкны саклау өчен аны мәҗбүри итәргә дә мөмкиннәр. Шул ук вакытта, РФ Президенты Владимир Путин коронавируска каршы дүртенче вакцинаның әйләнешкә чыгуы турында белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100