news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 76 яңа очрагы расланган

Барлык яңа очраклар авыру кешеләр белән элемтәдә булучылар.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 76 яңа очрагы расланган
Владимир Васильев

(Казан, 23 май, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 коронавирусын йоктыруның 76 яңа очрагы расланган. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Барлык яңа очраклар авыру белән элемтәдә булучы кешеләрдә ачыкланган. 20 кеше хастаханәдә ята. 56 кеше өйдә дәвалана, аларда авыруның җиңел һәм симптомсыз формасы күзәтелә.

Иң күп авыручыларг 30-50 яшь аралыгында (31 кеше). 15 кеше 50-60 яшь аралыгында, 14 кеше 60 яшьтән 70 яшькә кадәрге төркемгә керә.

Казанда коронавирус белән авыручы 37 кеше, Чаллыда 15 кеше, Түбән Камада 5 кеше теркәлгән. Яшел Үзән, Лаеш һәм Питрәч районнарында өчәр очрак, Әтнәдә ике очрак, Аксубай, Апас, Арча, Биектау, Чүпрәле, Кайбыч, Спас һәм Тукай районнарында берәр очрак расланган.

Татарстанда пандемия башланганнан бирле коронавирусның 2697 очрагы теркәлгән. 1825 кеше дәваланып терелгән, 127 кеше кичә хастаханәдән чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100