Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Белгечләр күп тапкыр кулланыла торган битлекне юарга кирәклеген искә төшерде
Саклау чараларын кайнар суда сабын белән яки кер юу машинасында юарга мөмкин.
(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Күп тапкыр кулланыла торган медицина битлекләрен даими рәвештә юарга кирәк. Моңа Америка табиблары игътибар иткән, дип яза MedicalXpress басмасына сылтама белән «Известия» газетасы.
Бирмингем шәфкать туташлары мәктәбендә Алабама университетының ассистент-профессоры Пенни Уоттс тукыма битлекләрне һәр кулланылыштан соң юарга киңәш итә. Аны кайнар суда сабын белән яки кер юу машинасында юарга мөмкин.
Битлекне югач киптерергә кирәк, өстәвенә, моның өчен кайнар һава агымын куллану яхшырак. Битлектә авыру тудыручы бактерияләр һәм вируслар тупланмасын өчен, герметик пакетка салып куярга кирәк.
Белгечләр бәяләвенчә, киҗе-мамык тукымадан тегелгән битлекләр инфекция таралуга аеруча комачаулый, аларны иске футболкадан яки банданнан ясарга мөмкин. Шәхси саклык чаралары җитмәү вазгыятен булдырмас өчен, югары класслы саклау үзлегенә ия медицина битлекләрен кулланырга киңәш ителми.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз