news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тәүлек эчендә тагын 33 кеше коронавирус йоктырган

13 пациентны хастаханәгә салганнар, калганнары өйдә дәвалана.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 33 очрагы теркәлгән. Республикада теркәлгән авыру очракларының гомуми саны 20 203кә җиткән.

Республика оператив штабы мәгълүматларына караганда, бары тик 3 очрак кына читтән кертелгән, калганнары – аралашу юлы белән йоктырылган. 

Хастаханәләргә 13 пациентны салганнар, калганнары өйдә дәвалана.

Соңгы тәүлектә коронавирус йоктыручыларның күпчелеге Казанда ачыкланган - 15 очрак. Азнакай, Актаныш, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Спас районнарына берәр очрак туры килә.

Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирустан 43 пациент терелде. Пандемия вакытында авырып савыкканнар саны 17 306 кешегә җиткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot