news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан табибы елан тешләгән очракка киңәш бирде

Кара елан тешләве җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Түбән Каманың ашыгыч медицина ярдәме станциясе фельдшеры Сергей Макаров кара елан яисә тузбаш елан тешләгән очрак турында НТР хәбәрчесенә сөйләгән.

«Барыннан да элек яраны агып тора торган су белән юарга кирәк. Ярадан агуны суыртырга һәм яндырырга кирәкми. Һичшиксез, ашыгыч ярдәм бригадасын чакыртырга кирәк. Яки, мөмкинлек булса, пациентны үз транспортында дәвалау оешмасына илтегез», — ди табиб.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Сергей Макаров елан тешләгән пациентларга берничә тапкыр ярдәм иткән.

Фельдшер безнең киңлекләрдә еш кына кара елан очравын, аның тешләве җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, булуын искәртте.

Кагыйдә буларак, елан тешләгәннән соң ярсыткыч тәэсир, ялкынсыну, шешенү барлыкка килә. Әгәр дә муен яки зур кан тамырлары янында тешләнгән булса, агулы шок булырга, хәтта кеше үләргә дә мөмкин.

«Агулы булмаган елан тешләү шулай ук өзлегүләр китереп чыгарырга, ягъни тешләү урынына инфекция эләгергә, аннан ялкынсыну процессы башланырга мөмкин. Практика күрсәткәнчә, елан кешеләрне очраклы рәвештә — җиләк җыйганда, табигатьтә, сулыклар янында үлән күп булган җирдә тешли», — дип аңлатты Сергей Макаров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100