news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 57 яңа очрагы ачыкланган

Бер тәүлек эчендә - дүрт пациент, эпидемия башланганнан алып 40 кеше терелгән.

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 57 яңа очрагы ачыкланган
Рамил Гали

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе йоктыруның 57 яңа очрагы теркәлгән. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

«Дүрт кеше хастаханәгә озатылган, илле өче өендә дәвалана, чөнки аларда авыру җиңел формада яки симптомнарсыз уза», - диде Галимова. Аның сүзләренчә, 7 кеше инфекцияне чит илдә йоктырган, калган 50 кеше аны башка авырулар белән якыннан аралашканнан соң эләктергән.

Коронавирус инфекциясе йоктырган 20 кешегә 18 яшь тулмаган, 14 кеше — 30-50 яшь аралыгында, 12 кеше — 50-60 яшьтә.

Казанда – 20, Лаеш районында – 10, Чаллы шәһәре һәм Чүпрәле районында – алтышар, Түбән Камада – 4, Әлмәт, Арча, Биектау районнарында – икешәр, Тукай, Яшел Үзән һәм Кукмара районнарында берәр очрак ачыкланган. Моннан тыш, Татарстанда Чувашиядә яшәүче ике кешедә коронавирус инфекциясе табылган.

Бер тәүлек эчендә - дүрт пациент, эпидемия башланганнан алып 40 кеше терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100