Табиблар коронавирус белән авыручыларда тромблар барлыкка килү мөмкинлеген әйтте

Коронавирус вакытында үпкәдә проблемалар тромблар барлыкка килүдән булырга мөмкин.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Яңа Cоvid-19 тибындагы коронавирус инфекциясе канның оешуына зыян салып тромблар барлыкка китерергә мөмкин. Бу хакта MedicalXpress чыганагына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Табиблар сүзләренчә, тромблар барлыкка килү үпкәнең торышына тискәре йогынты ясый. Нью-Йоркта Бет-Изрэйел медицина комплексы белгече Хуман Пур коронавирус белән авыручыларның респиратор җитешмәү очраклары нәкъ менә оешкан кан барлыкка килү белән бәйле булырга мөмкин, дип фаразлады.

Шул ук вакытта Алабама университетыннан доктор Жанна Марраццо билгеләп үткәнчә, бу өзлегү ис сизүне югалту кебек Covid-19 симптомына бәйле булырга мөмкин.

Шул ук вакытта табиблар тромбозны коронавирус инфекциясе вакытында дәваларга омтылыш зыян китерергә мөмкин, пациентлар аны авыррак кичерәчәк, дип кисәтә.