news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда соңгы тәүлектә 43 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган

19 кешене хастаханәгә салганнар, калганнары өйдә дәвалана.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аларның барысы да чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«19 кеше хастаханәгә озатылган, 24 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда – 25, Яшел Үзән районында – биш, Түбән Камада – дүрт, Чаллыда – өч, Азнакай, Буа, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск һәм Чистай районнарында берәр очрак теркәлгән.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 19,1 мең очрагы ачыкланган, 15,8 меңнән артык кеше (шуларның 73е – узган тәүлектә) терелгән. 113,9 мең кеше коронавируска каршы прививка ясаткан, 75,3 меңнән артыгы ике фазаны да узган.

news_right_1
news_right_2
news_bot