news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгече ковидның психикага тәэсире хакында сөйли

«Covid-19 һәм психик сәламәтлек. Рухи тигезлекне ничек сакларга» темасына туры эфирда сорауларга табиб-психотерапевт Владимир Менделевич җавап бирә, ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева туры эфирның модераторы була.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Табиб-психотерапевт, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы эксперты Владимир Менделевич коронавирус инфекциясенең менталь сәламәтлегенә ясаган йогынтысы хакында сөйләячәк. Ул Covid-диссидентларның фикерләве һәм коронавирусның ихтимал булган нәтиҗәләре турында аңлата.

«Covid-19 һәм психик сәламәтлек. Рухи тигезлекне ничек сакларга» дигән туры эфир иртәгә Татарстан Республикасының коронавирус инфекциясенә каршы тору буенча оператив штабы Instagram-аккаунтында узачак. Әңгәмәнең модераторы - ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

Туры эфирны карау өчен сылтама

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100