news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиблар Covid-19 авыруының яңа симптомын ачыклаган

Яңа типтагы коронавирус йоктырган очракта, башка симптомнар булмаса да, ис сизү тойгысы югалырга мөмкин.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Коронавирусның яңа тибын йоктырып Covid-19 авыруы белән белән зарарланган кешеләр ризыкның тәмен тоймаска һәм исләрне аермаска мөмкин. Британия оториноларингология ассоциациясе (ENT UK) шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Ассоциация тараткан белдерүдә Көньяк Корея, Кытай һәм Италиядән килгән авыруларда «Covid-19 инфекциясе расланган пациентларның күпчелегендә аносмия/гипосмия (ис сизү тойгысы югалу\кимү. — Т-и иск.) барлыкка килгәнлеге» искәртелә.

Әйтик, Германиядә өч авыруның икесендә ис сизү тойгысының кимүе билгеләнгән. Ә Көньяк Кореяда тест үткәргән инфекциялеләрнең 30 процентында ул «авыруның җиңел формаларында төп симптом» булып чыккан.

Белгечләр сүзләренчә, аносмия теләсә нинди коронавирус инфекцияләре вакытында 10-15 процент очракта барлыкка килә. Шуңа да карамастан, экспертлар ис сизү тойгысын югалту факторын яңа типтагы коронавирус симптомнары булмаган пациентлар белән эшләгәндә исәпкә алырга кирәк дип саный. Ис сизү тойгысы белән бәйле проблемалар килеп туган очракта, алар җиде көнгә үзлектән изоляцияләнергә киңәш итә.

«Татар-информ» элек Роспотребнадзорда коронавирусны диагностикалау өчен илдәге системалар турында сөйләгәннәрен хәбәр иткән иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100