news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Covid-19 аркасында өлкән яшьтәгеләрне диспанцеризацияләү вакытлыча туктатылды

Профилактик медицина тикшерүенең яңадан башлану вакыты турында хәбәр ителми.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус инфекциясе аркасында өлкән яшьтәге кешеләрне диспансерлаштыруны вакытлыча туктаттылар. РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалаган боерык хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

«Халыкның сәламәтлеген саклауны тәэмин итү һәм яңа коронавирус инфекциясе (Covid-19) таралмасын өчен, Россия Федерациясе территориясендә өлкән яшьтәге кешеләрне Бөтенроссия диспансерлаштыруын вакытлыча туктатып торырга», — диелгән документта.

Карарда шулай ук Мәҗбүри медицина иминияте федераль һәм территориаль фондларына, иминият медицина оешмаларына һәм Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенә (Росздравнадзор) диспансеризация уздыруның туктатылуы турында халыкка хәбәр итәргә кирәк, диелгән.

Профилактик медицина тикшерүен яңадан башлау вакыты турында хәбәр ителми. Туктату вакыты РФ Хөкүмәтенең аерым күрсәтмәсенә кадәр гамәлдә булачак, дип искәртелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100