news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иммунолог җиңел генә узган «омикрон»нан соң нинди өзлегүләр булуын әйтте

«Омикрон» белән авырганнан соң аяк-кулларның сызлавы, шешенүе, мускулларны көзән җыеруы, кан тамырларының киңәюе тромбоз барлыкка килүе турында сөйли ала.

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Коронавирусның омикрон-штаммы белән җиңелчә генә авырган очракта да организмга начар тәэсире булырга мөмкин, ди табиб аллерголог-иммунолог Владимир Болибок Sputnik радиосына биргән интервьюсында.

«Омикрон» белән авырганнан соң мөмкин булган өзлегүләр арасында эксперт аяк-кулларның сызлавын, шешенүен, мускулларны көзән җыеруын, кан тамырларының киңәюен атады. Ул бу симптомнарның тромбоз барлыкка килүе турында сөйли алуын әйтте.

«Шуны истә тотарга кирәк, коронавирус ул — тромбоз куркынычы.  Кеше олырак булган саен, тромбоз барлыкка килү куркынычы зуррак, чөнки яшь барган саен канның куелыгы арта, артерия һәм веналарның халәте начарая, моңа тагын коронавирус та өстәлә. Кулларда яки аякларда кинәт авырту башлану, мускулларны көзән җыеру, аякларның шешенүе, аякта кан тамырлары күренә башлау кебек билгеләргә игътибар итәргә кирәк. Бу кешедә тромбоз башлану ихтималын күрсәтә», — дип кисәтте Болибок.

Аның әйтүенчә, авырганнан соң кинәт барлыкка килгән ютәл үпкә артериясенең тромбоэмболиясен белдерергә мөмкин. Шулай ук кайвакыт коронавирус белән авырганнан соң кан әйләнеше бозылу күз күреме начарлануга китерә ала.

 «Бу симптом дельта-штамм өчен хас иде, ләкин ул „омикрон“ булганда да еш очрый. Мондый өзлегүләр чир җиңел һәм симптомнарсыз гына узганда да күзәтелә», — дип ассызыклады белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100