news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә яшәүчеләр авыру кешеләрне карарга өйрәнә ала

Аз мобильле гражданнарны карау мәктәбендә дәресләр төркемнәрдә дә, шәхси дә уздырыла.

Зәйдә яшәүчеләр авыру кешеләрне карарга өйрәнә ала
«Зәй-информ»

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). «Демография» илкүләм проекты буенча «Шатлык» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Туганны тәрбияләү мәктәбе уңышлы эшли. Бу хакта «Зәй-информ» хәбәр итә.

Мәктәпнең төп максаты — өлкән яшьтәге кешеләр һәм чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ инвалидлар, шулай ук аларның гаилә әгъзалары өчен уңай шартлар тудыру. Социаль эшләр буенча белгеч Елена Горшенина 2020 елда 35 дәрес булганын билгеләп үтте. Пандемия аркасында төркем дәресләре онлайн үткәрелгән, әмма бу 45 кешегә аз хәрәкәтле кешеләрне карарга өйрәнергә комачауламаган.

Алар исәбенә 26 социаль хезмәткәр һәм сигез тәрбияче керде, 11 кеше үз якыннарын карау өчен укулар узды.

Укулар махсус җиһазландырылган кабинетта уза, аны узган ел яңадан җиһазландырганнар. Хәзер аз мобильле һәм ятучы авыруларны карауны җиңеләйтү өчен төрле җайланмалар күрсәтү генә түгел, алган белемнәрне практикада эшләп карау, якын кешегә авырту һәм газаплар китермичә генә гигиена процедуралары үткәрергә мөмкинлек барлыкка килде.

Уку процессында бронхиаль астма, йөрәк авырулары, шикәр диабеты, инсульттан соң, һ.б. авырулары булган кешеләрне карарга өйрәнәләр. Тыңлаучылар психология мәсьәләләрен дә өйрәнә — өлкәннәр белән аралашу үзенчәлекләрен, яткан авыруларны караганда эмоциональ яну синдромын профилактикалауны карыйлар.

Мәктәптә төркемнәрдә һәм шәхси дәресләр бушлай уза.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100