Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда соңгы тәүлектә 56 кеше коронавирус йоктырган
Барлык яңа очракларда да инфекция аралашканда эләккән, 25 кеше хастаханәгә озатылган.
(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Соңгы тәүлек эчендә тагын 56 татарстанлы коронавирус йоктырган.
Барлык очракларның да элемтә юлы белән инфекция эләктерүе ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«25 кеше хастаханәгә салынган, 31е өйдә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.
Татарстанлылар арасында иң күп чирләүчеләр 30дан 50 яшькә кадәргеләр (16 кеше) һәм 60тан 70 яшькә кадәргеләр (15 кеше) булуы билгеле.
Республика башкаласына - 26, Чаллыга җиде очрак туры килә. Яшел Үзән районында алты кеше авырый, ә Әлмәт, Балтач һәм Түбән Кама районнарында икешәр кеше чир йоктырган. Әгерҗе, Буа, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Кама Тамагы, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим һәм Питрәч районнарында берәр очрак ачыкланган.
Пандемия башланганнан бирле республикада Covid-19 инфекциясенең 17,7 мең очрагы теркәлгән, 14,2 мең кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 13е — соңгы тәүлек эчендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз