news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубайда иң яхшы шәфкать туташын сайладылар

Бәйгедә поликлиника шәфкать туташы Айгөл Вафина җиңде.

Аксубайда иң яхшы шәфкать туташын сайладылар

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Аксубайда район үзәк хастаханәсенең шәфкать туташлары арасында «Елның иң яхшы шәфкать туташы» конкурсы узды. Ярышта хастаханәнең иң яхшы алты хезмәткәре катнашты.

Конкурс Аксубай техникумы базасында узды, оештыручылар, һөнәри осталыкларын күрсәтү, йогышлы авырулар буенча белемнәрен күрсәтү, пациентны диагностик тикшеренүләргә әзерләү өчен кирәкле инвентарь әзерләде. Бу хакта «Сельская новь» газетасы яза.

Шәфкать туташларының эшен тулысынча ачарга видеороликлар да ярдәм итте, ә аларның холык сыйфатлары — хезмәттәшләренең бәяләмәләре.

Катнашучыларның һөнәри осталыклары белән параллель рәвештә иҗади сәләтләрен дә ачтылар, визит карточкасыннан башлап, анда һөнәр турында гына түгел, үзе, гаилә, хобби турында да сөйләделәр. Шулай ук кызлар җырладылар, биеделәр һәм театральләштерелгән тамаша да күрсәтте.

 Конкурс ике сәгатьтән артык дәвам итте, ләкин бер сулышта үтте. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов җитәкләгән жюри әгъзалары да югалып калды, чөнки иң яхшыларын сайлап ала алмадылар — аларның һәркайсы югары һөнәри осталык дәрәҗәсен күрсәтте.

Бәйгенең җиңүчесе Айгөл Вафина булды, икенче урынны Ләйсән Абраровага бирделәр, Надежда Убейкина җиңүчеләр өчлеген япты. Дүртенче урынны берьюлы ике катнашучы бүлеште - Ксения Чухаева һәм Юлия Мазилина, ә бишенче урынны Алсу Мифтахова алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100