news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирусның 90 яңа очрагы теркәлгән

Бүгенге көндә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 15 365 очрагы ачыкланган.

Татарстанда коронавирусның 90 яңа очрагы теркәлгән

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 90 очрагы теркәлгән.

Аларның өчесе читтән кертелгән, 87се элемтә юлы белән йоктырылган. 32 кеше хастаханәгә салынган, 58 кеше өйдә дәвалана, диелгән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Балигъ булмаганнар арасында авыруның 4 очрагы бар, чирләүчеләрнең күбесе 60 яшьтән 70 яшькә кадәргеләр— 24 кеше.

Казанда — 43, Чаллыда — 14, Түбән Кама районында — 5, Яшел Үзән районында — 4, Әлмәт, Лаеш һәм Тукай районнарында — өчәр, Актаныш, Бөгелмә, Биектау районнарында — икешәр, Азнакай, Арча, Буа, Югары Ослан, Зәй, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Саба районнарында берәр кеше чир йоктырган.

Бүгенге көндә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 15 365 очрагы теркәлгән.

Барлыгы 11 757 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 98е узган тәүлектә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100