news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиядә «Спутник V» вакцинасын җитештерә башлыйлар

«Спутник V» – Covid-19 инфекциясеннән дөньяда иң беренче теркәлгән Россия вакцинасы.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Туры инвестицияләр фонды Төркиянең фармацевтика продукциясе җитештерә торган әйдәп баручы оешмасы белән Төркиядә коронавирустан «Спутник V» вакцинасын җитештерү турында килешүне имзалады һәм технологияләр трансферын башлады.

РИА Новости әлеге фондка сылтама белән хәбәр иткәнчә, җитештерүнең потенциаль күләме — елына „Спутник V“ вакцинасының миллионлаган дозасы, шулай ук җитештерүне киләчәктә киңәйтү мөмкинлеге турында да фикер алышалар. "Вакцина Төркия эчке базарына да, башка илләргә дә җибәреләчәк», — дигәннәр фондта.

Төркия партнерлары вакцинага белән кызыксына, аның нәтиҗәлелеге 90 проценттан артып китә, дип әйттеләр Россия Туры инвестицияләр фондында.

«Спутник V» вакцинасы кешенең аденовирус векторларының тикшерелгән һәм яхшы өйрәнелгән платформасына нигезләнә. Аны Россия, Белоруссия, Аргентина, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Венгрия, Сербия, Боливия, Алжир, Палестина, Венесуэла, Парагвай һәм Төрекмәнстанда регуляторлар хуплады. Европа берлегендә вакцинаны теркәү процессы башланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot