news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр, Covid-19 авыруын кичергәч, көзгә кадәр вакцина ясатмаска була дип саный

Коронавирус кичергәннән соң барлыкка килгән антитәнчекләр бетү борчылуга сәбәп булырга тиеш түгел.

Белгечләр,  Covid-19 авыруын кичергәч,  көзгә кадәр вакцина ясатмаска була дип саный
Михаил Захаров

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Роспотребнадзор белгечләре сүзләренчә, коронавирус авыруын кичергән кешеләр ким дигәндә көзгә кадәр Covid-19 инфекциясеннән вакцина ясатмаска мөмкин.

«Бу этапта коронавирус инфекциясен кичергән кешеләр тыныч булырга һәм вакцинациягә ким дигәндә көзгә кадәр язылмаска мөмкин. Борчылырга кирәкми», - дип искәртте эпидемиолог, Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорының фәнни эш буенча урынбасары - Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Александр Горелов «Доктор» телеканалы эфирында.

Шул ук вакытта Горелов коронавирус кичергәннән соң барлыкка килгән антитәнчекләрнең юкка чыгуы дулкынлану өчен сәбәп түгел, диде. Шуңа бәйле рәвештә ул иммунитет өчен әһәмиятле булган гомерлеккә кала торган T-күзәнәк хәтере турында искә төшерде.

Галим фикеренчә, Covid-19 кичергән кешеләргә Чумаков исемендәге үзәк вакцинасын ясатырга кирәк. «<...> мөгаен, көчсезләндерелгән тере вакцина ясату дөресрәк булыр» , - дип фаразлый ул.

Элегрәк «Татар-информ» Чумаков исемендәге үзәкнең коронавирустан вакцинасы быел март аенда әйләнешкә керәчәк, дип хәбәр иткән иде. Препаратның клиник сынаулары шул исәптән Татарстанда да узачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100