news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда соңгы 30 ел эчендә беренче тапкыр ВИЧ авыруы кимүе күзәтелә

2019 елда ВИЧ 1085 кешедә ачыкланган.

(Казан, 23 гыйнвар, Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда соңгы 30 ел эчендә беренче тапкыр ВИЧ авыруы 9 процентка кимегән. Бу хакта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең коллегия утырышында ведомство җитәкчесе Марина Патяшина әйтте.

Соңгы елларда инфекцияне ачыклау нәтиҗәлелеге дүрт тапкыр арткан. 2019 елда ВИЧ 1085 кешедә ачыкланган. СПИД үзәктә учетта барлыгы 14 мең кеше тора.

Татарстанда ВИЧ авыруы Россия буенча уртача күрсәткечләрдән түбән булуы әйтелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot