news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда пневмококк инфекциясе 2,5 тапкыр арткан

2019 елда шушы инфекция белән авыруның 340 очрагы теркәлгән.

Татарстанда пневмококк инфекциясе 2,5 тапкыр арткан
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 23 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда пневмококк инфекциясе 2,5 тапкыр арткан. Бу хакта бүген Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәте Татарстан буенча идарәсенең коллегия утырышында билгеле булды.

"Татарстанда пневмококк инфекциясе белән авыру ел саен 2,5 тапкыр артып бара. 2019 елда 340 очрак теркәлгән", - диде Марина Патяшина. Аның сүзләренчә, былтыр 2-5 яшьтәге 57 мең 615 балага шушы инфекциядән прививка ясалган. Бу шушы яшьтәге балаларның 96,4 процентын тәшкил итә.

"Шул ук вакытта, инфекция йоктыру куркынычы янаган 173 мең олы яшьтәге кеше прививкасыз кала бирә", - диде Марина Патяшина. 5 меңнән артык кешегә прививка ясалган.


news_right_1
news_right_2
news_bot