news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Нигъмәтуллин: 60 яшьтән өлкәннәр өчен пневмококктан вакцинацияне көчәйтү кирәк

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары прививкалардан куркуны бетерергә кирәклеген әйтте.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Яше 60 тан узган кешеләр өчен пневмококк инфекциядән вакцинацияне көчәйтергә кирәк. ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин РФ Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәте Татарстан буенча идарәсенең коллегия утырышында шундый бурыч куйды.

«Вакцинация озын гомерне тәэмин итә. «Демография» илкүләм проекты кысаларында, олы яшьтәгеләрне иммунизацияләү бурычы тора. Зур эш башкарылды, ләкин әле 60 яшьтән олыраклар өчен пневмококк инфекциядән вакцинацияне көчәйтергә туры киләчәк», — диде.

Рөстәм Нигъмәтуллин ведомствоның узган елгы төп бурычларны үтәгәнен әйтте. Бу, беренче чиратта, оешкан коллективларда йогышлы авыруларны кисәтүгә, яңа куркыныч тудырган очракларга оператив реакция күрсәтүгә кагыла. «Бу эш кызамык кискенләшүенә юл куймаска мөмкинлек бирде», — дип әйтте.

Беренче вице-премьер искәрткәнчә, вакцинация халыкны, беренче чиратта, балаларны саклый, ләкин әле прививкалардан баш тарту очраклары бар. «Бу Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор идарәсенең уртак эшен дәвам иттерүне сорый», — диде ул.

«Ата-аналарда прививкаларга тискәре караш бар, бу юнәлештә аңлату эшләре үткәрү кирәк. Кешеләр курка, бу куркуны бетерергә, бары тик сәламәтләнүгә илтә дип исбатларга кирәк», — дип ассызыклады Рөстәм Нигъмәтуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100