Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Белгеч яшүсмерләрне коронавирустан вакцинацияләү шартларына ачыклык кертте
Яшүсмерләрне коронавируска каршы вакцинацияләү эпидемиологик күрсәткечләр буенча прививкалар илкүләм календарена кертелгән.
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Яшүсмерләргә коронавирустан прививканы бары тик ата-аналар гаризасы буенча гына ясаячаклар. Әле бер документ таләп ителәчәк — әгәр балага унбиш яшь булмаса, ата-аналарның ризалыгы яки, унбиш яшь тулса, баланың ризалыгы.
«Бу вакцинацияне ясату-ясатмау ирекле булуын гарантияли», — диде Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактик медицина буенча баш штаттан тыш балалар белгече Ләйлә Намазова-Баранова сөйләде. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
Табиб искә төшергәнчә, яшүсмерләрне коронавируска каршы вакцинацияләү эпидемиологик күрсәткечләр буенча прививкалар илкүләм календарена кертелгән.
Намазова-Баранова сүзләренчә, яшүсмерләрдә, олыларныкы кебек үк, коронавирусның авыр формасы, хәтта үлем очракларына кадәр күзәтелергә мөмкин. Бу бигрәк тә хроник авырулары, артык авырлыгы һәм иммуносупрессив терапия алучы риск төркемендәге балаларга кагыла. Коронавирустан соң йөрәк-кан тамырлары системасы эше бозыла, неврологик проблемалар, когнитив дисфункцияләр кала.
«Барыннан да элек вакцинация инфекция йоктырган очракта сәламәтлек какшауга китермәскә ярдәм итә, шулай ук мультисистема ялкынсыну синдромы һәм яшүсмерләрнең ковидтан соң синдром үсеше куркынычын сизелерлек киметә», — дип йомгаклады медик.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз