news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның баш наркологы шампан шәрабенең сәламәтлек өчен зыянлы булуын әйтте

Күпләр уйлаганча, әлеге эчемлек бөтенләй зарарсыз түгел.

Татарстанның баш наркологы шампан шәрабенең сәламәтлек өчен зыянлы булуын әйтте
Владимир Васильев

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Шампан шәрабе бик тиз канга сеңә, сәламәтлек өчен куркыныч нәтиҗәләр китереп чыгара. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәдә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш наркологы Резеда Хаева сөйләде.

«Шампан шәрабе организмга бик тиз тарала. Ул канга тиз сеңә һәм, әлбәттә, нерв системасына, йөрәкнең кан белән тәэмин ителешенә, ашказаны асты бизенә йогынты ясый. Ә канга бик тиз сеңү агулануга китерә», — диде спикер.

Нарколог сүзләренчә, күпләр Яңа ел эчемлегенең зыяны юк дип уйласа да, ул кеше сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, коктейльләр һәм алкогольне катнаштырып эчү сәламәтлек өчен шактый куркыныч тудыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot