news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә ковидтан прививканы кайчан ясый башлаячаклары билгеле

2021 ел башында «Спутник V» вакцинасын 18 яшьтән өлкәнрәк барлык кешеләргә дә ясау рөхсәт ителәчәк.

60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә ковидтан прививканы кайчан ясый башлаячаклары билгеле

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Яңа елдан соң коронавирус инфекциясенә каршы прививканы 60 яшьтә булган кешеләргә дә ясый башлаячаклар. Бу хакта Гамалея үзәге директоры Александр Гинцбургка сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

2021 ел башында «Спутник V» препаратының теркәү таныклыгына «аны 18 яшьтән алып һәм яшьне чикләмичә кулланырга» рөхсәт ителә дип, үзгәреш кертәчәкләр», — дип белдерде белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100