news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 75 яңа очрагы ачыкланган

Бүгенге көндә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 9700 очрагы теркәлгән.

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 75 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тәүлек эчендә яңа коронавирус йогышы белән авыруның 75 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Аларның 2се — читтән кертелгән, 73е элемтә юлы белән йоктырылган. 15 кеше хастаханәгә салынган, 60 кеше өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә.

Авыручылар арасында иң күбе 30 яшьтән 50 яшькә кадәргеләр— алар 23 кеше, шулай ук 60тан 70 яшькә кадәр булганнар арасында 21 очрак ачыкланган.

Бүгенге көндә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 9700 очрагы теркәлгән.

8464 кеше, шул исәптән 43 е узган тәүлек эчендә сәламәтләнде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100