news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кытай коронавирус аркасында Россия белән чиктәш шәһәр округында карантин кертте

Округта балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә дәресләр туктатылды, җәмәгать урыннары вакытлыча ябылды, массакүләм чаралар тыелды.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Кытай Байкал арты крае чигендә урнашкан Маньчжурия шәһәр округында коронавирусның ачыкланган ике очрагыннан соң карантин кертте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Тәүлек эчендә Кытай Халык Республикасында  коронавирус белән 17 авыручы һәм  авыруны симптомсыз йөртүче 11 кеше ачыкланган, хастаханәләрдән тугыз пациент  терелеп чыккан. Кытайның сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча Дәүләт комитетында билгеләп үтүләренчә, 17 яңа очракның 14е — читтән кертелгән, 3се — локаль, аларның икесе —Эчке Монголия автоном районында, берсе Шанхайда ачыкланган.

Халык саны 172 меңнән артык булган Маньчжуриядә барлык кешегә Covid-19 нуклеин кислотасына тест үткәрәчәкләр. Округта балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә дәресләр туктатылган, җәмәгать урыннарын вакытлыча ябып, массакүләм чаралар тыелган.

Белгечләр әлеге ике кешенең ничек һәм кайда чир йоктыруын ачыклау өчен эпидемиологик тикшерү үткәрәләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100