news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда эшләми торган көннәрдә барлык вакцинация пунктлары да ачык булачак

20 октябрьдә РФ Президенты Владимир Путин указы белән яңа коронавирус инфекциясенең алга таба таралуына юл куймау максатыннан Россия күләмендә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәрге чор хезмәт хакын саклаган хәлдә эшләми торган көннәр дип игълан ителде.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанның сәүдә үзәкләре, фитнес-клублары һәм банкларындагы коронавируска каршы вакцинация пунктлары ял көннәре дип игълан ителгән 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәрге чорда да эшләвен дәвам итәчәк. ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Барлык вакцинация пунктлары да гадәти эш атнасы режимындагы кебек үк эшләячәк», - дип искәртте спикер.

Республикадагы барлык медицина оешмалары да эшләвен дәвам итәчәк.

20 октябрьдә РФ Президенты Владимир Путин указы белән яңа коронавирус инфекциясенең алга таба таралуына юл куймау максатыннан Россия күләмендә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәрге чор хезмәт хакын саклаган хәлдә эшләми торган көннәр дип игълан ителде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб белән берлектә республикада эшләми торган көннәр, күпчелек төбәкләрдәге кебек үк, 31 октябрьдә башланып 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100