news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыруның 15 971 яңа очрагы ачыкланган

Дөньяда әлеге чирне йоктыручылар саны 41,2 миллионнан артып киткән, шуларның ким дигәндә 1,13 миллионы үлгән.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 15 971 яңа очрагы ачыкланган, авыруларның 25,8 процентында симптомнар юк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән хәбәр итә.

11 428 кеше терелгән, 290 кеше вафат булган.

Төбәкләрдә вазгыять түбәндәгечә: коронавирусны яңа гына йоктырган кешеләр саны буенча Мәскәү шәһәре (4413, бу кичәгегә караганда 24кә артыграк) әйдәп бара, аннан соң Санкт-Петербург (697), Мәскәү (462), Түбән Новгород (354), Ростов (297), Свердловск (259), Архангельск (256) өлкәләре, Красноярск крае (248), Воронеж өлкәсе (246) һәм Бурятия (231) килә. Яңа очраклар иң аз теркәлгән төбәкләр - Чечня Республикасы (6), Ненец һәм Чукот автономияле округлары (берәр).

Кичә коронавирус инфекциясен йоктыруның 15 700 яңа очрагы теркәлүе хакында хәбәр ителгән иде (үсеш темпы – 1,1 процент). Эпидемия башланганнан алып Россиядә 1 436 306 кеше әлеге инфекцияне эләктергән, аларның 25,2 меңнән артыгы үлгән, 1,1 миллионнан артыгы терелгән.

Джонс Хопкинс Университеты исәпләүләре буенча, дөньяда әлеге чирне йоктыручылар саны 41,2 миллионнан артып киткән, шуларның ким дигәндә 1,13 миллионы вафат булган.

Инфекциянең таралышы ягыннан АКШ (эпидемия башланганнан алып бу илдә 8,33 миллион кеше әлеге инфекцияне эләктергән), Һиндстан (7,7 миллион) һәм Бразилия (5,29 миллион) әйдәп бара. Россия – дүртенче баскычта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100