news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзиләр

Яңа объект әзер диярлек, эчке эшләр генә калган.

Әлки районында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзиләр
«Алькеевские вести»

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Әлки районы Яңа Чаллы авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзиләр. Бу турыда «Алькеевские вести» хәбәр итә.

Элеккеге пунктта медицина процедуралары өчен шартлар булмаган.

Яңа фельдшер-акушерлык пунктын быел җәй төзи башладылар. Авылда яшәүчеләр дә яңа объектны тизрәк файдалануга тапшыру өчен көч куя. Клуб һәм китапханә хезмәткәрләре берничә тапкыр өмә үткәрде, тәрәзә һәм ишекләрне юдылар, шулай ук территорияне төзекләндерүдә ярдәм иттеләр.

«Яңа объект әзер диярлек, эчке эшләр генә калды», — диде Иске Чаллы авыл җирлеге башлыгы Муса Исхаков.


news_right_1
news_right_2
news_bot