news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гамалея Үзәге башлыгы коронавирустан вакцина һәм даруларның нәтиҗәлелеген чагыштырды

Коронавируска каршы төрле препаратлар бер-берсен алмаштырмый, ә тулыландыра гына.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусыннан дарулар бу авыруга каршы вакцинаны алмаштыра алмый. Бу хакта Гамалея Үзәге башлыгы, Россия Фәннәр академиясе академигы Александр Гинцбургка сылтама белән «Известия» яза.

«Дарулар бервакытта да вакцинага алмаш була алмый, чөнки медикаментлар бары тик кисәтә генә һәм инфекция процессының төрле стадияләләрендә эшли», — диде белгеч. Аның сүзләренчә, вакцина һәм дарулар бер-берсен алмаштырмый, ә тулыландыра гына.

Covid-19га каршы күпканаллы антитәнчекләр барлыкка килгәч кенә, коронавируска каршы препаратлар белән бәйле вазгыять кардиналь рәвештә үзгәрә алачак, дип саный академик.

Н.Ф.Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәге дөньяда беренче булып, коронавируска каршы «Спутник V» вакцинасын эшләп чыгарды. Россиядә Covid-19 каршы башка вакциналар да эшләнелә, аларның берсен теркәделәр дә инде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100