news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда медикларга ковидтан вакцинацияләнгән һәр кеше өчен 200 сум түләнәчәк

Түләүләр 27 августтан алып ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Министрлар Кабинеты халыкны Covid-19 коронавирусыннан вакцинацияләү уздырганда медицина хезмәткәрләренә өстәмә йөкләнеш өчен стимуллаштыручы түләүләр тәртибен раслады.

Республика Хөкүмәте карарыннан күренгәнчә, бер вакциналаштырылган кеше өчен түләүнең тулаем күләме 200 сум тәшкил итәчәк. 

Вакцинациянең беренче этабында медицина хезмәткәренә пациентны караган өчен 60 сум түләнәчәк, ә прививка ясау өчен — 40 сум. Икенче этапта шундый ук тәртиптә 100 сум түләү каралган.

Түләүләр 27 августтан алып ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.

РФ Хөкүмәте медикларга өстәмә йөкләнеш өчен түләүләрне кертте. Коронавирустан вакцинациядә катнашучы медицина хезмәткәрләренә стимуллаштыру түләүгә һәм кулланылмаган отпускны компенсацияләргә тулаем Россия буенча 7,8 млрд сум юнәлдереләчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100