news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә бета һәм дельта-штамм мутацияләре булган яңа төр коронавирус табылган

Бу төр Россиядә һәм Германиядә 2021 елның февралендә тарала башлаган.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Биологлар ачыклаганча, җәй башында Россиядә һәм Германиядә яңа типтагы коронавирус штаммы тарала башлаган.

ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, аның геномында коронавирусның бета-һәм дельта штаммнарының төп мутацияләре берләшкән.

«Коронавирусның бу төре Россиядә якынча февраль аенда барлыкка килгән булырга тиеш. Ул бары тик май–июнь айларында гына актив тарала башлаган. Бу төрнең геномында бета- һәм дельта штаммнарга хас, шулай ук вирусның йогышлылыгы артуга һәм вакциналарның тәэсире кимүгә бәйле күпчелек мутацияләр бар», — дип аңлата тикшеренүчеләр.

Ел ярымга сузылган пандемия вакытында коронавирус геномында бик күп вак мутацияләр барлыкка килгән. Аларның кайберләре вирусның «яшәвенә» берничек тә тәэсир итми, калганнары исә вирусның йогышлылыгын арттыра. Шуның аркасында мондый мутацияләре булган вирус штаммнары бөтен планета буйлап бик тиз тарала, диелә хәбәрдә.

Галимнәр фикеренчә, якын арада вирусның вакцина тәэсиренә һәм авырган кешеләрдәге антитәнчекләргә чыдам яңа төрләре барлыкка килергә мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100