news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы ковидны дәвалау буенча яңа киңәшләр чыгарды

Яңа киңәшләрдә лаборатория һәм нурланыш диагностикасы бүлекләре, шулай ук йөкле хатын-кызларны дәвалау ысулларын билгели торган бүлекләргә үзгәрешләр кергән.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавируслы пациентларны дәвалау буенча методик киңәшләрнең 12 нче яңа версиясен чыгарды.

«Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау, диагностикалау һәм дәвалау буенча вакытлыча методик киңәшләрнең 12 нче яңа версиясен раслады. Киңәшләрне, тупланган мәгълүматларны исәпкә алып, Россиянең әйдәп баручы белгечләре әзерләде», — дип хәбәр иттеләр Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Аерым алганда, яңа киңәшләрдә лаборатория һәм нурланыш диагностикасы бүлекләре, шулай ук йөкле хатын-кызларны дәвалау ысулларын билгели торган бүлекләр яңартылган.

Моннан тыш, «Патогенетик дәвалау» бүлеге коронавирусны дәвалауда белгечләр тарафыннан тупланган тәҗрибәне исәпкә алып, тулысынча үзгәртелгән. Шулай ук анда дару препаратлары белән дәвалауның яңа схемалары кертелгән.

«Уртача катлаулы формада авыручы пациентлар өчен янус-киназ ингибиторлары (барицитиниб һәм тофацитиниб) белән дәвалау схема кертелгән. Риск факторлары булган, стационарда вирусның җиңел формасы белән авырган пациентлар өчен Умифеновир («Арбидол») препараты дәвалау схемасыннан төшерелгән.

Сәламәтлек саклау министрлыгы белдергәнчә, медотик киңәшләрнең һәрбер версиясен Россиядәге төрле белгечлекләрдәге 100ләп эксперт әзерли. Алар ковидны дәвалауда дару препаратларын куллану тәҗрибәсенә һәм тикшеренүләр мәгълүматларын җентекле анализ ясап эш итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100