news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор: Дельта-штамм берничә айда ковидның башка төрләрен кысрыклап чыгарды

Әлеге штамм Россиядә апрель ахырында барлыкка килде.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Сельвина Илькаева). Россиядә дельта-штамм берничә ай эчендә ковидның башка төрләрен кысрыклап чыгарган.

Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының кеше авыруларын диагностикалауның яңа алымнарын уйлап чыгару төркеме җитәкчесе Камил Хафизов белдерде.

Белгеч фикеренчә, коронавирусның башка билгеле мутацияләренең «дельта» каршында өстенлекләре юк. Әлеге штамм Россиядә апрель ахырында барлыкка килде һәм җәй уртасына инде өстенлек итүче төргә әйләнде, дип яза РИА Новости.

«Берничә ай эчендә „дельта“ штаммы калган бөтен геновариантларны кысрыклап чыгарды һәм августтан бирле без тикшеренүләрдә үрнәкләрнең йөз процентка кадәр вирусның шушы вариантына каравын күзәттек», — дип аңлатты Хафизов.

Үлемгә ешрак китерә торган (аеруча өлкән яшьтәгеләрне) «йота» варианты беренче тапкыр 2020 елның көзендә теркәлде, әмма ул бик кадәр таралмады. Роспотребнадзор белгече сүзләренчә, «дельта» барлык илләрдә дә таралган — секвенирование процессы киң кулланыла торган җирләрдә авыру йоктыруның 99 процент очрагы коронавирусның шушы мутациясенә туры килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100