news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Воронежда авариядә имгәнгән Әлмәт кешесен Казан хастаханәсенә вертолетта кайтаралар

25 яшьлек кыз 9 сентябрьдә юл һәлакәтендә җитди имгәнүләр алган.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Воронеж шәһәре янында юл һәлакәтенә очраган Әлмәттә яшәүче хатын-кызны Республика клиник хастаханәсенә санитар авиация вертолеты кайтара. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Һәлакәт Воронеж өлкәсендә 9 сентябрьдә булган — машина йөртүче идарәне югалткан һәм автомобиль юл кырыена төшеп киткән.

«Авариядә өч кеше зыян күргән, аларның икесе җиңелчә җәрәхәтләнгән. Зыян күргән өченче кеше артыннан бүген иртән Воронежга Татарстан Республика клиник хастаханәсенең санитар авиациясе вертолеты очты», — диделәр хастаханәнең матбугат хезмәтендә.

Әлмәттә яшәүче 25 яшьлек хатын-кызны бүген кичкә вертолет Республика клиник хастаханәсенең травматология үзәгенә кайтарырлар дип көтелә.

Медицина учреждениесе матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, бу — хастаханәдәге санитар авиациясенең шундый ерак арага беренче очышы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100