news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус йоктыруның 24 яңа очрагы теркәлгән

Республикада коронавирус инфекциясе таралганнан алып, 7021 очрак ачыкланган.

Татарстанда коронавирус йоктыруның 24 яңа очрагы теркәлгән

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясен йоктыруның 24 яңа очрагы теркәлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Өч кеше хастаханәгә салынган, 21 кеше өйдә дәвалана», диелгән республика ведомствосы хәбәрендә.

Авыруларның күбесе 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге төркемгә (9 кеше) керүе ачыкланган, шулай ук  җиде авыру кеше 60 яшьтән 70 яшькә кадәрге категориягә кергән.

Казанда коронавирус белән авыруның 12 яңа очрагы ачыкланган, Яшел Үзән һәм Нурлат районнарында икешәр очрак, Әгерҗе, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Спас һәм Чистай районнарында берәр очрак теркәлгән.

21 сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча, республикада коронавирус инфекциясе таралганнан алып, 7021 очрак ачыкланган. 5905 кеше терелгән, аларның җидесе узган тәүлектә савыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100