Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы расланган
Республикада инфекция тарала башлаганнан алып, 73 кеше коронавирустан үлгән.
(Казан, 22 сентября, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан үлгән. Бу турыда республика Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«22 сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча, республикада Covid-19 инфекциясеннән 73 үлем очрагы теркәлгән», диелгән хәбәрдә.
1977 елда туган хатын-кызны коронавирус аркасында килеп чыккан пневмония белән Әлмәт үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегенә китергәннәр. Пациентның хроник авырулары да булган.
Казанда яшәүче 1947 елда туган хатын-кызны пневмониянең катлаулы формасы белән Казан федераль университеты медсанчастенә китергәннәр. Лаборатория тикшеренүләре вакытында Covid-19 ачыкланган. Үлем сәбәбен экспертиза нәтиҗәсендә ачыклаганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз