news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Covid-19 очраклары ачыклану темпы иң түбән булган төбәкләр исемлегенә керде

Россиянең сигез төбәгендә коронавирус белән авыручылар саны арту күзәтелә.

Татарстан Covid-19 очраклары ачыклану темпы иң түбән булган төбәкләр исемлегенә керде

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Covid-19 инфекциясе яңа очраклары саны иң акрын арта торган төбәкләр исемлегенә керде. Бу хакта коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Тәүлегенә иң аз үсеш темплары булган субъектлар: Калуга өлкәсе, Чувашия Республикасы, Тула өлкәсе, Татарстан Республикасы — 0,3 процент», — диелә хәбәрдә. 

Тәүлек эчендә Ненец һәм Чукотка автоном округларында бер генә авыру да теркәлмәгән. Зарарлану очраклары арту Мәскәү һәм Смоленск өлкәләрендә, шулай ук Чечен Республикасында 0,2 процент билгесендә тора.

Россиянең сигез төбәгендә коронавирус белән авыручылар саны бик тиз арту күзәтелә. «Бу - Севастополь, Еврей автономияле өлкәсе, Тыва Республикасы, Ленинград өлкәсе, Алтай Республикасы, Коми Республикасы, Бурятия Республикасы, Кемерово өлкәсе», — дигән Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш инфекционисты Владимир Чуланов «Россия сегодня» агентлыгында узган матбугат конференциясендә. 

Соңгы тәүлектә Россиядә COVID-19 инфекциясенең 6215 очрагы ачыкланган, ил буенча үсеш темпы 0,6 процент тәшкил иткән.

Эпидемия башланганнан бирле барлык төбәкләрдә инфекцияле 1115 810 кеше теркәлгән. 19,6 меңнән артык кеше үлгән, 918 меңгә якыны дәваланган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100