Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә коронавирустан өченче вакцинаны сыный башлаячаклар
Клиник сынаулар этабы 2020 елның ноябрендә тәмамланырга тиеш.
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Тиздән Россиядә коронавирус инфекциясеннән өченче вакцина сынаулары башланачак. Препаратны М.П. Чумакова үзәге әзерли . Клиник тикшеренүләрне үткәрүгә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан рөхсәт бирелде, дип хәбәр итә РИА Новости.
Клиник сынауларда 3 меңнән артык ирекле кеше катнашуы планлаштырылган. Прививкадан соң алар стационарда 16 көн дәвамында булачаклар. Вакцина Кировта, Санкт-Петербургта һәм Новосибирскида сыналачак, дип сөйләделәр РФ Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Үзәкнең генераль директоры, Россия Фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты Айдар Ишмөхәммәтов сүзләренчә, клиник сынаулар этабы 2020 елның ноябрендә тәмамланырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз