news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Covid-19 вакциналарына багышланган онлайн-конференция оештырырга тәкъдим итте

Россия Президенты БМО хезмәткәрләренә «Спутник V» вакцинасын бушлай бирү мөмкинлеге турында әйтте.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин БМО Генассамблеясының 75 нче сессиясендә чыгышында коронавирус вакциналарына багышланган онлайн-конференция уздырырга тәкъдим итте. Бу турыда РИА Новости яза.

Президент билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә хезмәттәшлек итәргә әзер. Ул партнерлык урнаштыруның бер ысулы кызыксынган илләр катнашында онлайн-конференция уздыру дип саный.

«Без якын арада коронавируска каршы вакцина ясауда хезмәттәшлек итү теләге булган дәүләтләр катнашында онлайн-конференция үткәрү инициативасы белән чыгабыз», — диде ул.

Владимир Путин чыгышында БМО хезмәткәрләренә «Спутник V» вакцинасын бушлай бирергә тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100