news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Адыгея башлыгы коронавирус йоктырган

Бу турыда Мурат Кумпилов Инстаграмда хәбәр иткән.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Адыгея башлыгы Мурат Кумпилов коронавирус инфекциясе йоктырган һәм дистанцион эшләү режимына күчкән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«Хәерле иртә, дуслар! Дистанцион эшләү режимына күчтем. Миндә COVID-19 инфекциясенә тест уңай нәтиҗә күрсәтте. Үземне яхшы хис итәм, авыру җиңел формада уза. Үзегезне, туганнарыгызны һәм якыннарыгызны саклагыз!», — дип язган Мурат Кумпилов Инстаграмда.

Дүшәмбегә булган мәгълүматлар буенча, пандемия башлаганнан алып, Адыгеяда 3847 кеше коронавирус йоктырган, 3308 кеше терелгән. 31 пациент үлгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100