Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Галимнәр иммунитетның коронавирусны тиз оныту сәбәбен ачыклаган
Covid-19 хәтернең В-күзәнәкләрен эшләп чыгара торган үзәкләре эшчәнлегенә комачаулый.
(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусының катлаулы формалары булганда иммунитетның артык активлашуы һәм аның эшчәнлегендәге башка тайпылышлар бу вируска озак вакыт антитәнчекләр эшләп чыгарырга ярдәм итә торган күзәнәкләр барлыкка килүгә комачаулый. Әлеге нәтиҗәне Америка галимнәре ясаган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Гарвард университеты профессор Шив Пиллаи һәм аның хезмәттәшләре коронавирусның катлаулы формаларын кичергән яки бу авырудан вафат булган пациентларның лимфа төеннәрендә ниләр булганын тикшергән.
Ачыкланганча, коронавирус лимфа төеннәрендә иммун реакциясен эшләп чыгаруны тизләтә торган герминатив үзәкләрнең эшен боза. Бу үзәкләр юкка чыкканнан соң, алга таба контакт булганда вирусны тиз танып ала торган В-күзәнәкләр кала.
Covid-19 булганда күп күләмдә TNF аксымы тәэсирендә герминатив үзәкләр формалашмый. Әмма бу матдәне антитәнчекләр белән нейтральләштергәч, авыру тычканнарның организмында аларның герминатив үзәкләр яңадан эшли башлаган.
Биологлар фикеренчә, коронавирустан вакцина ясаганда инфекциянең бу үзенчәлеген исәпкә алырга кирәк.
Алдарак «Татар-информ» коронавирус йоктыруның элек билгеле булмаган механизмы ачыкланган дип хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз